Песня Су буенда учак яна, автор Зухра Шарифуллина
Название произведения: Су буенда учак яна
Автор: Зухра Шарифуллина
Длительность mp3 записи: 03:21
Оценки: 0
Текст просмотрели: 311
Добавлено: 2015-04-07
СУ БУЕНДА УЧАК ЯНА
3өфәр Хәйретдинов көе
Наил Касыймов шигыре
Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.
Кушымта:
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.
Кушымта:
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.
Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.
Кушымта:
Су буенда учак яна,
Хатирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны